Пәйгамбәребезнең ﷺ Коръәннең әһәмиятлелеге турындагы хәдисләре

  1. «Коръән уку – иң зур гыйбадәттер» (Нәбһани «Фәтһүл-Кәбир»).
  2. «Әгәр берәрсе Коръәннән сүрәне яттан укыса, бер мең савап алачак, әгәр инде сүрәне Коръәнгә карап укыса, саваплар саны ике мең итеп язылыр» (Табарани, Бәйһаки).
  3. «Коръән укучы изге фәрештәләр белән булыр. Коръәнне авырлык һәм тырышып укучыга исә ике тапкырга күбрәк савап язылыр» (Бохари).
  4. «Коръән укыгыз, Кыямәт көнендә ул үзен укучыларга шәфәгатьче булыр» (Мөслим).
  5. «Коръән укучылар һәм төннәр буе гыйбадәт кылучылар – өммәтемнең иң мәртәбәле кешеләредер» (Бәйһаки).
  6. «Өч кеше бар, алар бернәрсә турында да борчылмас:

– Аллаһы ризалыгы өчен Коръән укучы (кешеләр алдында мактаныр өчен түгел). Аллаһы ризалыгы өчен имам булган, һәм әлеге имамнан мәхәллә халкы разый булган.

– Аллаһы ризалыгы өчен намазга чакыручы кеше (мөәзин).

– Аллаһыга буйсынган һәм Аның кушканнарын үтәүче кол» (Табарани).

  1. «Коръәннән бер хәреф укучы бер изгелек алачак. Бер изгелек ун савапка тиң. Шул рәвешле, Әлиф – бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф» (Тирмизи).

 

Зыя Салихоглуның «Идеаль хафиз китабы»ннан

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*