IX Казан Халыкара Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак

Сезгә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм чиксез бәрәкәте насыйп булсын!!
Мөхтәрәм кардәшләр!
2019 елның 21-22 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Болгар Ислам Академиясендә IX Казан Халыкара Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак. Бәйгенең оештыручылары: Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар Ислам Академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды.
Теләге булган һәркемне дә әлеге истәлекле һәм әһәмиятле чарада катнашырга чакырабыз. Биредә күңелегезне ял иттереп, Аллаһы сүзләрен ишетеп, Аның Китабында тынычлык таба алырсыз! Бәйгедә Россиянең 16 төбәгеннән Коръән укучылар һәм хафизлар катнашачак.
Чарага баручылар өчен махсус транспорт эше оештырыла: Казаннан – 22 февральдә 5.30 сәгатьтә Россия ислам университеты яныннан (Казан шәһ., Газ ур., 19), ТР мөселманнарының Диния нәзарәтеннән (Казан шәһ., Тукай ур., 38) һәм «Госмания» мөселман мәктәбеннән (Казан шәһ., Муса Бигиев ур., 38). Болгардан автобуслар 17:30 сәгатьтә кузгала.
Белешмә өчен телефон: +79872964845 (Ильдар хазрат).

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*