“Коръәнне яттан белү” номинациясендә җиңүчегә Гомрәгә юллама бирелде

Узган атнаны, 21-22 февраль көннәрендә, Болгар шәһәрендә IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе үтте. Коръән бәйгесенең шатлыклы кайтавазы әле дә дәвам итә. Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм сөннәт эшләре оешмасы “Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү” номинациясендә беренче урын алган Айемиддин Фәрхединовка Гомрә кылырга һәм Мәдинә шәһәренә сәфәр бүләк итүен хәбәр итте. Айемиддинны әлеге шатлыгы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Айемиддин Коръәнне 4 ел эчендә ятлаган һәм 10 яшендә инде хафиз дигән олуг дәрәҗәгә ия булган. Бүгенге көндә ул – Инновация көллияте студенты, ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Дүрт бертуганы бар, Айемиддин – төпчек бала. Хыялы – иҗазәт алу. Киләчәктә үзен имам итеп күрә.

Билгеле булганча, Бөтенроссия Коръән бәйгесенә илебезнең 17 төбәгеннән 30 Коръән укучы һәм хафиз җыелган иде. Беренче урынны “Изге Коръән текстын дөрес итеп уку” номинациясендә Татарстан егете Ильяс Сабиров алды, “Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү” номинациясендә исә беренчелек Тула вәкиле Айемиддин Фәрхединовка эләкте. Егетләр бу елда Россия данын Халыкара Коръән бәйгесендә яклаячаклар.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*