Хәйрия чарасында

2017 елның 25-нче февралендә Казан шәһәренең «AZU» кафесында «Иман энҗесе» мөселман йортының «Фатыйма» ятимнәр йорты балалары өчен хәйрия ашы уздырылды. Чарада «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе И.Сабиров, «Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире И.Хисаметдинов, «AZU» кафесы директоры А.Әхмәтов, «Планета Одежда Обувь» кибетләр челтәре вәкилләре, «Фатыйма» йорты балалары һәм, әлбәттә инде, аларның әниләре – «Йөрәктән йөрәккә» фонды президенты Тереза Камалова катнашты. Бәйрәм табыны Коръән аятьләре укудан башланды: балалар төрле сүрәләр укыды, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр, дини сорауларга җавап бирделәр. 15-нче февраль көнне 9 яшен тутырган Кәмальны барысы да туган көне белән котлады. Чара барышында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм барысы да бәйрәм табыны артына җыелды. Бәйрәм уңаеннан чарага Кытайда туып үскән татар җырчысы Базарбай Бикчәнтәев чакырылган иде, ул думбрада берничә җыр башкарды. Балалар бәйрәм чарасыннан зур шатлык-куанычлар, матур тәэсирләр алды. «Фатыйма» йорты балалары белән үткән һәр очрашу безне канатландыра һәм яңа көч бирә. Сезнең уңышларга шатланабыз һәм һәрберегез белән горурланабыз. Әниегез – Тереза ханым – Ислам кушканнарны үтәп кенә калмыйча, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, тирә-юньдәгеләргә матур үрнәк күрсәтә һәм безне дә яңа үрләргә өнди», – дип билгеләп үтте чара барышындагы чыгышында Ибраһим Сабиров. Билгеләп үтәбез, бүгенге көндә «Фатыйма» йортында 10 ятим бала тәрбияләнә.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*