Пермьдә V төбәкара Коръән укучылар бәйгесе утте

2017 елның 12-нче мартында Пермьдә V Төбәкара Коръән укучылар бәйгесе үтте. Коръән-хафизлар үзәге тарафыннан юлланган Казан катнашучылары, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннарга лаек булды. Конкурс барышын абруйлы жюри әгъзалары бәяләде: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең (Казан ш.) Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге (Казан ш.) мөгаллиме Баһадир хәзрәт Шакиров, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге (Рязань ш.) укытучысы Малик Габделмалик Әхмәдали, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге (Пермь ш.) остазы Әнәс Сәид Мөхәммәд. Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан хафизлары Коръән-хафиз Ибраһим Сабиров җитәкчелегендә ел саен Пермьдә уздырыла торган Коръән бәйгесендә актив катнашалар һәм жюри буларак иң яхшы остазларын җибәрәләр. Шуңа бәйле рәвештә «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим Сабировка Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам Бибарсов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. «Пермь крае мөселманнары, төбәкара «Мөселман дөньясы» ислам мәдәнияте форумы катнашучылары һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә, «Коръән нуры» хәйрия фонды тарафыннан даими ярдәм күрсәтүегез өчен, рәхмәт сүзләре ирештерергә рөхсәт итегез! Сезнең тарафтан күрсәтелгән ярдәм һәм кайгыртучанлык аркасында иң матур Ислам традицияләрен дәвам итә торган вакыйганы – Изге Коръән укучылар бәйгесен оештыруга ирештек», – диелә рәхмәт хатында.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*