«Шамил» мәдрәсәсе шәкертләренә яңа Коръән басмалары тапшырылды

2017 елның 18-нче февралендә «Коръән нуры» хәйрия фонды тарафыннан «Шамил» мәдрәсәсендә Коръән бәйрәме оештырылды. Чарада «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе И.Сабиров, «Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире И.Хисаметдинов, шулай ук Коръән курсларына йөрүче шәкертләр һәм аларның остазлары катнашты. Ибраһим Сабиров балалар белән аралашты, аларга пәйгамбәрләр тормышыннан мавыктыргыч вакыйгалар турында сөйләде һәм Ислам нигезләре буенча зур булмаган бәйге уздырып алды. «Шамил» мәдрәсәсе шәкерт- ләре сорауларга актив җавап биреп кенә калмады, Коръән сүрәләрен дә яттан сөйләп күрсәттеләр. Шәкертләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә Шәех Хәсән Әл-Хәдиянең актив катнашуында әзерләнгән Коръәннең яңа басмасы («Казан басмасы») тапшырылды.

Бәйрәм уңаеннан барлык катнашучылар өчен мәдрәсә ашханәсендә өстәл табыны әзерләнгән иде. Билгеләп үтәбез, бүгенге көндә «Шамил» мәдрәсәсендә 11 төркем эшләп килә, балаларга 11 мөгаллим һәм 3 тәрбияче гыйлем бирә. Чара кысаларында шулай ук «Казан нуры» мәчетендә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков белән очрашты. Ибраһим остаз әңгәмәдәшен хафизларның республикада алып бара торган эшчәнлеге, киләчәккә планлаштырган проектлары белән таныштырды һәм «Коръән әһелләре» газетасының беренче санын тапшырды.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*