И.САБИРОВ бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Т.ЯРУЛЛИН белән очрашты

2017 елның 15-нче февралендә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән очрашты. Очрашу барышында И.Сабиров республикада Коръән-хафизлар әзерләү эшчәнлеге, ирешкән уңышлар һәм алда торган бурычлар турында сөйләп үтте. «Россия ислам университеты каршында эшләп килә торган Коръән-хафизлар әзерләү үзәге яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Безнең максат – татар яшьләрен Коръәнне ятлауга тарту, Коръән белгечләре булдыру, яшьләребез арасыннан киләчәктә Г.Кариев, Зөлфәкари кебек татар хафизлары әзерләп чыгару. Хафизлар үзәге бу юнәлештә актив эшли: республикада 5 дистәләп хафиз әзерләнде, хатын-кызлар өчен махсус бүлек булдырылды, республика мәчет-мәдрәсәләре каршында балалар өчен ике дистәгә якын Коръән өйрәнү түгәрәге эшләп килә», – дип билгеләп үтте очрашу барышында И.Сабиров. Ибраһим хәзрәт Тәбрис Яруллинга Коръән-хафизларның «Коръән әһелләре» беренче мәгълүмати газетасын тапшырды һәм алга таба татар яшьләре белән бердәм хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*