2017 елның 15-нче февралендә Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле, «Коръән нуры» хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашты. Очрашу ТР Дәүләт Советында узды. Коръән-хафиз Ибраһим Сабиров республикада Коръән гыйлемен өйрәнүнең торышы, татар яшьләрен Коръәнгә якынайту эшенең үзенчәлекләре, «Коръән нуры» хәйрия фонды эшчәнлеге турында сөйләп үтте, әңгәмәдәшенә «Коръән әһелләре» газетасының беренче санын тәкъдим итте. «Коръәнне яттан белүчеләргә гомер-гомергә сокланам мин. Туган телләре гарәп булмаган кешеләргә икеләтә авырдыр. Аллаһы тарафыннан бирелгән бер сәләттер инде бу. Татарларда, тарихка бәйле рәвештә, күп еллар хафизлар әзерләү эше туктап торган. Бүген, шөкер, бу изге эш яңартылып килә, инде үзебезнең татар егет-кызлары арасында да хафиз дәрәҗәсенә ирешкәннәр бар. Ибраһим хәзрәт, милләтебезгә һәм динебезгә фидакарьләрчә хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә. Изге эшегез дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын!» – дип билгеләп үтте Р.Вәлиев әңгәмә барышында. Очрашу ахырында Ибраһим остаз редколлегия исеменнән «Коръән әһелләре» газетасының беренче санын Р.Вәлиевка бүләк итте.
Leave a Reply