Татарстан – Коръән нурында (2017 елның гыйнвар-апреле)

• «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләргә, шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе студентларына Коръәннең 2016 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган басмасы тапшырылды. Әлеге Коръән өстендә белгечләр якынча ике еллап эшләгән.
• Гыйнвар аенда Болгарда «Мөселман яшьләре форумы – 2017» кысаларында «Коръән мәктәбе» старт алды. Бу елда проектта Азнакай, Кукмара, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба һәм республиканың башка мөхтәсибәтләреннән 20 егет һәм 20 кыз катнашты.
• Питрәч районының Шәле авылында инкыйлабка кадәр чыккан мөселман китаплары һәм кулъязмаларының музее ачылды. Экспонатлар арасында Коръән басмалары, дога китаплары, шулай ук Болгар шагыйре Габдулла Баштуның 1897 елда Казанда бастырылган «Кисек баш» поэмасы да бар.
• Агымдагы елның 4-нче февралендә Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда республика мөхтәсибәтләре арасында Коръән укучылар казыят конкурсы үтте. Конкурс ир-атлар арасында Коръәннең соңгы 3 җүзен (өле- шен) яттан белү буенча оештырылды. Бәйгедә Татарстанның 19 мөхтәсибәте катнашты. Беренче урынга лаек булган җиңүчеләр 2017 елга хаҗ юлламасы белән бүләкләнде.
• Чирмешән авылының үзәк мәчетендә 2017 елның 3-нче мартыннан алып 1-нче апреленә кадәр Изге Коръәнне хәтем кылдылар.
• Март аенда Алабуганың Җәмигъ мәчетендә, Яр Чаллының «Тәүбә» мәчетендә, Аксубай районының Иске Ибрай авылы мәчетендә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Конкурста 300-ләп бала катнашкан.
• Язгы каникул көннәрендә Яр Чаллының «Ак мәчет»ендә традицион 22-нче Коръән укучылар бәйгесе үтте. Конкурста Кама аръягы төбәге шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Удмуртия, Киров өлкәсеннән, Башкортстаннан барлыгы 140 бала катнашты.
• Кукмара мәдрәсәсендә районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Районда инде 20 ел рәттән уздырыла торган чарада 198 кеше, шул исәптән мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 116 бала катнашты.
• Татарстан вәкилләре Зәкәрия Борһанов һәм Габделмалик Сайдаралиев апрель аенда Тәһранда 34-нче Халыкара Коръән укучылар конкурсының сайлап алу этабында катнаштылар. Алар үзләренең Изге Китап текстын белүләрен дөньяның 10-нан артык иленнән килгән абруйлы жюри әгъзалары алдында күрсәтте.
• 2017 елның 8-нче апрелендә Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 җүзен белүгә бәйге оештырылды. Конкурста Татарстанның 19 районыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан республикасыннан мөслимәләр катнашты. Призлы урын алучыларны 2017 елга хаҗ юлламасы белән бүләкләделәр.

Яңалыклар тасмасын әзерләүдә dumrt.ru сайты яңалыклары файдаланылды

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*