«Ярдәм» мәчетенең булачак хафизларына яңа Коръән басмасы тапшырдылар

2017 елның 10-нчы февралендә «Ярдәм» мәчетендә булачак хафизларга – мәчет шәкертләренә Коръән китабының яңа басмалары тапшырылды. Чарада имам-хатыйп И.Баязитов, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле И.Сабиров, «Ярдәм» хәйрия фонды президенты И.Исмәгыйлев, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән Әл-Хәдия катнашты.


Шулай ук чара кысаларында «Ярдәм» мәчетенең Коръән уку буенча «Төхвәт Әл-Атфәл» шигъри кагыйдәләр җыелмасын ятлаган өч шәкертенә – Коръән-хафизлар әзерләү үзәге студентларына иҗаза тапшырылды. «Ярдәм» мәчете шәкертләре төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм һәрвакытта да призлы урыннар алалар. Коръәннең яңа басмалары аларга яңа уңышлар китерсен һәм республиканың дәрәҗәле хафизлары булырга ярдәм итсен», – дип билгеләп үтте И.Сабиров үз чыгышында.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*