«Әтиләр» мәчетендә Коръән бәйрәме узды

2017 елның 11-нче февралендә «Әтиләр» мәчетендә Коръән курсларына йөрүче шәкертләргә Коръәннең яңа басмалары тапшырылды. Чарада Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле И.Сабиров, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән Әл-Хәдия, «Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире И.Хисаметдинов, шулай ук мәхәллә җитәкчелеге һәм мәчет каршындагы Коръән курслары укытучылары катнашты. Билгеләп үтәбез, Коръәннең яңа басмасы («Казан басмасы») ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә Шәех Хәсән Әл-Хәдиянең актив катнашуында әзерләнде. Остазлар балаларга Коръәнне өйрәнү, ятлау һәм дөрес итеп укуның фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Шәкертләр исә, үз чиратларында, алган белемнәрен күрсәттеләр: Коръән сүрәләре укыдылар, дини сорауларга актив җавап бирделәр. Бәйрәм уңаеннан барлык катнашучылар өчен мәчет ашханәсендә бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*