Кырымдагы хафизлар үзәгенә ярдәм күрсәтеләчәк

2017 елның 15-нче мартында Бөтендөнья Ислам Лигасы каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Халид Абдуллаһ Осман һәм Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле, Казан ислам университеты каршындагы хафизлар үзәгенең өлкән белгече Ибраһим Сабиров Кырымда эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. Очрашуның максаты Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы һәм Кырым белән Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру, шулай ук бүгенге көндә Кырымның бер мәдрәсәсе базасында эшләп килә торган Коръән-хафизлар әзерләү үзәге проектына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт иде. Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы 90-нан артык илдә эшләп килә. Ул Коръән-хафизлар әзерләү буенча күпләгән үзәкләрне һәм институтларны берләштерә. Хафизлар әзерләү үзәкләре Мәскәүдә һәм Казанда эшчәнлек алып бара. Үзәкләрнең эшчәнлеге Коръән ятлау эшен популярлаштыруга юнәлтелгән, дип хәбәр итә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*