Хафизлар үзәгенең иң яхшы студентын хаҗ белән бүләкләделәр

2017 елның 24-25 май көннәрендә Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә агымдагы уку елына йомгак ясалды. Студентлар, Коръән һәм башка фәннәрдән имтихан тапшыру белән беррәттән, физик күнегүләр буенча да ярышты. Иң яхшыларына бүләкләр бирелде һәм Үзәктәге остазларның рәхмәтләре белдерелде.

Хафизлар үзәгенең иң яхшы студенты – Буа егете Ильяс Сабиров хаҗ юлламасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне бер иганәче ясаган, Ильяс өчен бу беренче хаҗ булып тора. Бәйрәм өстәленнән соң, күпчелек студентлар Рамазан аенда Тәравих намазлары үткәрү өчен туган якларына таралышты.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*