Саратовта М.Бигиев хезмәтләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 3-нче июнендә Саратов шәһәренең Ислам комплексы конференц-залында Изге Коръәнне уку һәм тәфсир кылу белән бәйле булган фәннәрне үстерүдәге Россия галимнәренең хезмәтләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. «Коръән фәннәрендә Россия дин әһелләренең мирасы» дип аталган түгәрәк өстәлдә түбәндәге темаларга чыгышлар ясалды: «Коръәнне тәфсир кылганда уку төрләреннән куллану», «Галим Ибн Әл-Җәзәрийнең тормыш юлы», «Идел буе төбәкләрендә Коръән мәгарифе системасын формалаштыру турындагы мәсьәлә», «Коръән кыраатлары (укулары)», «Коръән фәннәрен үстерү: Пәйгамбәребез ﷺ вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр» һ.б.
Танылган татар дин әһеле Муса Бигиевның уникаль хезмәтен – «Ун Коръән кырааты (уку төре) турындагы иң яхшы басма»ны тәкъдим итү иң яхшы чыгышлардан булды дисәк тә була. Россия галиме хезмәте гарәп телендә 1911 елда Казанда дөнья күргән.
«Коръән әһелләре» газетасының фәнни мөхәррире, медицина фәннәре кандидаты Илдар Хисаметдинов түгәрәк өстәл эшенә мәртәбәле кунак буларак чакырылган иде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*