Хасавюртта Бөтенроссия галимнәр бәйгесе үтте

Хасавюрт XV Бөтенроссия яшь галимнәр һәм хафизлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 22-нче май көнне әлеге конкурсның җиңүчеләре һәм призерларына бүләкләр тапшырылды. Чарада Дагыстан республикасы Мөфтие урынбасарлары Идрис Асадулаев, Мөхәммәд Мангуев, Мәгъди Мутаилов, Хасавюрт районы буенча Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алигаджи Сәйгидгусейнов, шәригать фәннәре докторы Мустафа Диб әл-Буга, шулай ук күрше төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар катнашты.


Ислам Лигасы Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының тулы хокуклы вәкиле Ибраһим Сабиров чарага мәртәбәле кунак буларак чакырылган иде. Үз чыгышында ул барлык катнашучыларны Коръән бәйрәме белән котлады, уңышлар теләде һәм әлеге бәйгенең үсеп килә торган яшь буынны рухи-әхлакый яктан үстерүенә өмет белдерде.


«Намаз» номинациясе:

1 урын – Коръән һәм $1500, Магомед Мухумаев (Шамил районының Ассаб авылы мәдрәсәсе);

2 урын – китаплар һәм $800, Магомедэмин Эльмурзаев (Губден авылының Имам ән-Навави исемендәге мәдрәсәсе);

3 урын – китаплар һәм $400, Магомед Салихов (Ботлихск районының Муни авылы мәдрәсәсе).

 

«Хифз» номинациясе:

1 урын – «Лада Гранта» автомобиле, Муса Гайтиев (Чечня Республикасының Гудермес шәһәре, хафизлар мәктәбе);

2 урын – ноутбук һәм $1000, Салман Давудов (Левашинск районының Уллуая авылы мәдрәсәсе);

3 урын – китаплар һәм $500, Абдуллагаджи Ильясов (Губден авылы мәдрәсәсе).

 

«Фән» номинациясе:

1 урын – «Фольксваген Поло» автомобиле, Магомед Абдулмаджидов (Хасавюрт шәһәренең Абуль Хәсән әл-ашари исемендәге мәдрәсәсе);

2 урын – ноутбук һәм $2000, Магомед Гасанов (Хасавюрт шәһәренең Сәидбәк Даитов исемендәге мәрдәсәсе);

3 урын – ноутбук һәм $1000, Әхмәд Исламов (Хасавюрт шәһәренең Абуль Хәсән Әл-ашари исемендәге мәдрәсәсе).

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*