Хаҗилар һәм хафизлар Әлмирә апаны хаҗга озатты

Хаҗ кылу – Исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Татарстаннан хаҗ сәфәренә баручы мөселманнар саны елдан-ел арта – бу зур шатлык. Бу елда хаҗга баручылар арасында «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмирә апа Әдиятуллина да бар. Бу – аның өчен өченче хаҗ сәфәре. Беренчесен 1993 елда кылган, икенче кече хаҗ Гомрә гыйбадәтен 1997 елда үтәү бәхетенә ирешкән. Һәм менә бу елда – әнисе исеменнән янә олы юлга кузгалды. Хаҗ сәфәренә бару мөмкинлеген аңа Хаҗилар берлеге һәм Коръән-хафизлар биргән.
Хаҗ сәфәренә чыгар алдыннан 22-нче августта Әлмирә апа аларның барысын да AZU кафесына җыйды һәм рәхмәтен белдерде.
«Әлеге сәфәргә өченче тапкыр чыгуыма карамастан, зур дулкынлану кичерәм. Бу елдагы хаҗ аеруча җаваплы булып тора, чөнки мин аны әнием исеменнән башкарам. Хаҗ гыйбадәтен кылу бәхетенә ирешергә ярдәм иткән егетләребезгә – Хаҗилар берлеге әгъзаларына һәм Коръән-хафизларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Алар үзләре дә минем өчен улларым кебек газизләр. Әлеге асыл егетләребез бүгенге көндә динебез юлында армый-талмый хезмәт итә, Коръән кушканча яшиләр, ислам кушканча тормышларын алып баралар, республикабыздагы динебез үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Аллаһы Тәгалә аларның барчасына да сәламәтлек, гаиләләренә бәрәкәт, иминлек, тынычлык бирсен! Шундый уллар үстергән егетләрнең әти-әниләре җәннәтнең түрләрендә булсын дип дога кылам!» – дип тәэсирләре белән уртаклашты Әлмирә апа хаҗга чыгар алдыннан.
Хаҗилар берлеге һәм Коръән-хафизлар әлеге изге эшне дәвамлы итәргә уйлый. Ибраһим хәзрәт Сабиров сүзләренә караганда, елына ким дигәндә бер кешене булса да хаҗга җибәрү – үз алларына куйган олы максат. «Ел дәвамында күптөрле хәйрия чараларында катнашабыз, ислам үсешенә өлеш кертергә тырышабыз. Шулай да Әлмирә апаны хаҗга юллау аеруча да тәэсирләндерде. Ул барлык хафизлар, хаҗилар өчен дә әниебез кебек. Киңәш сорап та, ярдәм сорап та, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да аңа барабыз без. «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» Коръән-укучылары бәйгесен инде егерменче тапкыр уздыруы гына ни тора! Әлеге шәхестәге энергиягә, ихласлыкка, тәкъвалыгына, дин юлында армый-талмый эшләвенә сокланмый мөмкин түгел. Хаҗлары кабул булсын, исән-имин әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз», – дип белдерде Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров.
Әлмирә апага һәм барлык хаҗиларга да имин хаҗлар теләп калабыз, гыйбадәтләре, догалары кабул булсын!

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*