Коръән ятлауның традицион методикалары

Коръән ятлауның безгә тарихи, территориаль һәм менталь яктан якын булган ике методикасы бар: Урта Азия һәм төрек. Урта Азия методикасы нигезендә Коръән ятлау даими зикер кылуга әйләнә. Гадәттә балалар өчен кулланыла: аларга бер сүрә бирелә, иртәдән кичкә кадәр гел шуны укыйлар. Акрынлап, ияләшә башлау белән, ятлауга бирелгән вакыт кыскара. Һәр битнең 250-300 тапкыр укылуы хәерле санала. Башта балалар бер биткә берничә көн багышлый, соңыннан вакыт кыскара һәм алар бер битне берничә сәгать эчендә ятлый башлыйлар, кайберләре хәтта көненә 4-шәр бит тә ятлый ала.
Өлкәннәр, гадәттә, акрынрак ятлый. Өлкәннәргә бер битне 5 көн дәвамында укырга тәкъдим ителә, кичен берәр сәгать укырга кирәк, шул вакытта бер бит 20 тапкыр укылачак. Иртәнге намаздан соң тагы 40 минут укырга кирәк, әмма инде, бер битне 20 тапкыр укып өлгерер өчен, тизрәк укырга кирәк булачак. Икенче көнне әлеге бит 30 тапкыр укыла, өченче көнне дүрт тапкыр, ә дүртенче һәм бишенче көннәрне – 50-шәр тапкыр. Алтынчы һәм җиденче көннәр (шартлы рәвештә шимбә һәм якшәмбе) ял көннәре булып санала. Ятлау барышында өлкәннәрнең ятлауга бирелгән вакыты шулай ук кыскара бара.
Төрек методикасы Урта Азиянекеннән бөтенләй аерыла. Төрек методикасында бер битне ятлау өчен ике төп метод бар:
– бер аятне ятлау, соңыннан ятланган аятләрне бергә кушу. Әгәр аятләр артык озын икән, остаз ятлауны аят уртасында килгән тукталышлардан башларга киңәш итә. Ятлана торган берәмлек күләме буенча юл ярымнан артырга тиеш түгел;
– биш юлны ятлау һәм соңыннан әлеге бишьюллыкларны кушу.
Төрек методикасы буенча Коръән ятлауның үзенең үзенчәлекләре бар һәм ул түбәндәгедән гыйбарәт.
Укучы, бер җүздән алып, һәр җүзнең соңгы битен ятлый. Шулай итеп, укучы ахырга кадәр җиткәндә, утыз бит (ягъни һәр җүздән берәр бит) ятлаган булып чыга. Соңыннан укучы беренче җүзгә әйләнеп кайта һәм соңгы ятланган битнең алдагысын өйрәнә. Яңа өйрәнелгән бит белән бергә ул алда өйрәнелгәнен дә кабатлый. Соңыннан остазга тапшыру өчен ике битне дә әзерли һәм киләсе иртәдә, якынча кабатлаулардан соң, Коръәннең ике битен тапшырырга китә. Шулай итеп, һәр хәтем белән укучы аз дигәндә берәр биткә белемен арттыра һәм 20 хәтемнән соң хафиз дәрәҗәсенә ирешә.
Кайбер вакытта, теге яисә бу сәбәпләр аркасында, укучы өчен, чираттагы хәтем кылуны тәмамлаганнан соң, яңа битләрне ятлау һәм аларны бер дәрестә тоташтыру кыенлык тудыра. Бу очракта укытучы яңа битләрне алмаска, ә моңа кадәр ятланганнарны кабатларга һәм ныгытырга киңәш итә.
Гомуми киңәшләр:
– укучылар дәресне әзерләгән вакытта остазның алар янында булуы хәерле;
– яңа дәрескә тотыныр өчен, алдагысының тизрәк тапшырылуы яхшы булып тора;
– укучыга күп өй эше бирергә киңәш ителми;
– укучыга җәза буларак көч кулланырга ярамый.

Габдулла Әдһәмовның «Көненә 30 минут эчендә
ничек Коръән-хафиз булырга» китабыннан

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*