«Көньяк Дагыстанның Бөек Шәехләре мирасы»

2017 елның 16-17 август көннәрендә Дербент шәһәрендә «Көньяк Дагыстанның Бөек шәехләре мирасы, мөселманнарның рухи остазы Шәех Сираҗетдин Әфәнде Хурикский истәлегенә» дип исемләнгән II республика Коръән укучылар бәйгесе үтте.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды: «1 җүз» (10 яшькә кадәрге укучылар); «3 җүз» (14 яшькә кадәрге укучылар); «10 җүз» (18 яшькә кадәрге укучылар).
Мәртәбәле кунаклар арасында Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, Дербент шәһәренең тарихи мәчете имамы Шәех Исаметдин Устаз; Казандагы Россия ислам университетының китапханә мөдире Мөхәммәд устаз Маликов; Чечня республикасының «Зелимхан Кадыйров» исемендәге хафизлар мәктәбеннән Кабутов Осман Ходжа; Дагыстан Республикасы җәмәгать палатасы әгъзасы Вагаб Казибеков; Дагыстан һәм Төньяк Кавказ буенча Кавказ мөселманнары идарәсе казые һәм вәкаләтле вәкиле Шәһабетдин Хаҗи Кәримов; Дербент районы башлыгы Мөхәммәд Хәлил улы Җәлилов; Дербент шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкаручы – Җәләлетдин Исмәгыйль улы Алирзаев; Дербент районы имамнары советы рәисе Гадел Хаҗи Каибов.
«Бөтендөнья ислам лигасының Коръән-хафизлар әзерләү халыкара оешмасының генераль секретаре Габдулла ибн Али Басфар, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстанның барлык хафизлары исеменнән сезне сәламләргә һәм оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Дербент шәһәренең тарихи мәчете имамы Шәех Исаметдин Устазга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алдагы тормышыгызда да Коръән сезнең юлдашыгыз булсын һәм Аллаһы кануннары буенча яшәргә ярдәм итсен. Киләчәктә катнашучыларның географиясе киңәер һәм конкурста Коръәнне белүче мөселманнар саны артыр дип өметләнеп калабыз!» – дип теләкләрен җиткерде Ибраһим остаз. Үзенең Дагыстанга сәфәре кысаларында Ибраһим Сабиров шулай ук Дербент шәһәренең изге урыннарында – Пәйгамбәребез ﷺ шаһитләре, 40 сәхабә җирләнгән җирләрдә булды.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*