Татарстанда Коръән-хафизларны бүләкләделәр

Республика Коръән-хафизлары 2017 елның Рамазан аенда зур эш башкарды: мәхәлләләрдә тәравих намазларын оештырды, мәчетләрдә Коръән укыды, балаларга Коръән дәресләре бирде. Республика мөселманнары тәравих намазларына теләп йөри, хафизларның эшен мөхтәсибәт тә, имамнар да, халык та югары бәяли. Димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез һәм халыкка файда китерәбез безнең өчен бу зур шатлык һәм төп максат булып тора, дип җиткерде Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров 4-нче август көнне тәравих намазларын үткәргән хафизлар белән оештырылган чарада. Башкаланың «Рәйхан» мөселман кафесында узган очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил Сәмигуллин, Катар иленнән мәртәбәле кунаклар шәех Абдуллаһ Мөхәммәд әс-Самра, шәех Фәйез Сираҗ Әхмәд һәм республикабызның Коръән-хафизлары катнашты.
«Рамазан аенда башкарган эшегез зур хөрмәткә лаек. Без республика халкын, яшь буынны ел дәвамында Коръәнгә якынайтырга тиешбез. Татар галимнәре арасында Коръәнне һәм башка шәригать фәннәрен яхшы белгән зур гыйлемле галимнәр булган. Без аларның эшләрен дәвам итәргә, төбәгебездәге Ислам традицияләрен торгызуга үзебездән өлеш кертергә тиеш. Диния нәзарәте тарафыннан Коръәнгә кагылышлы күп кенә проектлар тормышка ашырыла, сез – Коръәнне яттан белүчеләр – әлеге эшләрнең үзәгендә кайнарга, безгә һәрьяклап ярдәм итәргә тиешсез. Бүгенге көндә яңа Коръән басмасы өстендә эшлибез, бу эшкә дә кушылырсыз дип өметләнәм. Барчагызга да Рамазан аендагы эшегез өчен генә түгел, Коръән белән яшәвегез һәм халыкны Коръәнгә якынайтуыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бергә һәм бердәм эшләгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», – дип җиткерде Татарстан Мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында.
Ибраһим Сабиров Мөфтигә әлеге чарага килүе һәм хафизларга карата мәртәбә күрсәтүе рәхмәт белдерде һәм алга таба да республика хафизлары белән дини-агарту эшен алып барырга ышандырды. Шулай ук Ибраһим остаз тәравих намазларын алып барган хафизларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, алган белемнәре белән генә чикләнмәскә, һәрвакытта да камилләшү юлында булырга чакырды. Коръән-хафизларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте проектларында катнашырга, бигрәк тә яңа Коръән басмасын тикшерү эшендә актив катнашырга өндәде. Элек-электән, әле ислам беренче адымнарын ясаган вакытта, Коръәнне бер китап итеп туплауда һәм тишерүдә Коръән-хафизларның роле зур булганлыгын билгеләп үтте.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*