Кеше акылы Коръән могҗизаларын ахырына кадәр аңлап бетерә алмый…

Аллаһы Тәгаләнең Изге Китабын өйрәнүне бары тик Коръәнне яттан белгән, аны тулысынча аңлаган, Коръән гыйлемен үзләштергән шәхесләр генә тулысынча аңлый ала.
Кеше акылы Коръәндә китерелгән могҗизаларны ахырына кадәр аңлап бетерер дәрәҗәдә түгел. Заманча компьютер тикшерүләре шуны раслады: «Әт-Тарик» кебек сүрәне булдырыр өчен генә дә ким дигәндә заманча гениаль кешенең 74-75 интеллектуаль яше кирәк. Бишенче бөтендөнья ислам конференциясе теләсә нинди ачышны Коръәннән табып булганлыгын раслады. Коръән аятләрен аңлый ала торган кеше өчен бу яңалык түгел.
Җиһандагы барлык әйберләр дә Коръән һәм Пәйгамбәребез ﷺ кушканча төзелгән булса, планетабызда зур проблемалар булмас иде.
Дагыстанда Бөтенроссия бәйгеләре еш уздырыла, аларда талантлар, хафизлар барлана – бу безнең өчен бәһаләп бетергесез шатлык. Галимнәр дә, Коръән-хафизлар да бөтен кешелек өчен иминлек һәм татулыкны саклау һәм тарату коралы булып торалар.
Үз чиратыбызда, шәех доктор Габдулла ибн Басфар җитәкчелегендәге Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасына һәм Татарстан Республикасы нәзарәтенә безгә күрсәткән даими игътибарлары һәм Ибраһим Сабировны жюри буларак җибәрүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
«Коръән әһелләре» газетасын аның кулыннан алу безнең өчен зур шатлык булды. Алга таба да газета коллективына иҗади һәм саекмас уңышлар теләп калабыз.

Хөрмәт һәм изге догалар белән,
Доктор Шәех Хәсмөхәммәд Әбүбәкеров,
Дагыстан медицина академиясенең психиатрия, наркология һәм медицина психологиясе кафедрасы доценты

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*