Коръән ятлауның төп максаты нидән гыйбарәт? (Көръән-хафизга сорау бир)

Хафиз әйтсә – хак әйтә…
Сорауга «Ярдәм» мәчетенең Коръән укытучысы, хафиз Ильяс хәзрәт Сабиров җавап бирә:

– Коръән ятлауның төп максаты нидән гыйбарәт?
– Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү Коръән ятлау һәм укуның төп максаты булырга тиеш, шул вакытта гына Аллаһы Раббыбыз хезмәтебезне җиңеләйтер һәм гыйлемнәрегезне хәерле кылыр. Тирмизи һәм Ибн Мәҗи хәдисләрендә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең ﷺ түбәндәге сүзләре китерелә: «Коръәнне ятлаучы һәм, анда кушканнар буенча гамәл кылып, гөнаһлы эшләрдән ерак торучыны Аллаһы Тәгалә Оҗмахка кертер һәм аның 10 туганын да җәһәннәмнән азат итәр». Башка бер хәдистә мөселманнар арасында иң яхшылары Изге Китапны өйрәнүчеләр һәм аны башкаларга өйрәтүчеләрдер диелә.
Мөхәммәд пәйгамбәребез ﷺ Коръәнне көн саен укырга кирәклекне ассызыклаган, чөнки әлеге китап кына фани дөньяда уңышка ирешергә ярдәм итә һәм Кыямәт көненнән курыкмаска күрсәтмәләр бирә. Коръәннән бер хәреф уку да 10-лата савап китергәнлеген онытмаска кирәк. Ә инде Изге Коръәнне яттан белүченең тормышы ничек яхшыруын һәм мәңгелек тормышта нинди бүләкләр көтүе турында күзаллау да авыр.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*