Беренче хафизлар

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Коръәнне яттан белгән һәм Изге Китапны йөрәгендә саклаган беренче кеше була.
Пәйгамбәрдән ﷺ соң Коръәнне Әбү Бәкр, Гомәр, Усман һәм Гали кебек танылган хәлифләр яттан өйрәнә.
Алардан соң күренекле күченүчеләр хафиз дәрәҗәсенә ирешкән: Тәльха бин Гобәйдуллах, Саад бин Әби Ваккас, Мусаб бин Умейр, Әбу Хурайра.
Коръәнне яттан белгән беренче хатын-кызлар арасында Гаишә, Хафса, Өмми Селемә була.
Әнсарлар арасында (пәйгамбәрнең ﷺ ярдәмчеләре, Мәдинә шәһәренең җирле халкы) иң танылган хафизлар булып Убей бин Кааб, Муаз бин Җәбаль, Зейд бин Себит, Зейд әл Әнсари һәм Әбу Дерда кебек кешеләр булган.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә 3 төркем кешеләр (хафизлар) турында җиткерә:
«Соңра үзебез сайлап ихтыяр иткән колларыбызга Коръәнне бирдек, аларның кайберләре кулларындагы Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым итүчеләрдер, вә кайберләре күбрәк вакытта хәерле эшләрне эшләүчеләрдер, һәм бәгъзеләре Аллаһы теләге вә ярдәме белән һәрвакыт хәерле эшләрдә алдан йөрерләр ягъни, диннең вә мөселманнарның төзәлүләренә һәм куәтләнүләренә күп көч куярлар, иң туры юлны күрсәтүче Коръәннең иңдерелүе кешеләргә Аллаһуның олугъ юмартлыгыдыр» (35:32).
Соңгы өченче төркем кешеләргә Коръәнне яттан белгән кешеләр генә түгел, ә Изге Китапта язганнарны гамәлдә кулланучылар да керә. Әлеге кешеләрдән әхлакый матурлык нурлары сибелә. Әлеге матурлыкның сәбәбе кешеләрнең Коръәнгә якын булулары белән аңлатыла.
Хафиз булыр өчен, Коръән сүзләрен белү генә җитми, Аллаһы Китабының мәгънәсен аңларга (укыган юлларга төшенергә), Коръән буенча яшәргә һәм башка кешеләрне Изге Китап буенча яшәргә өйрәтергә кирәк.
Җәббир тарафыннан тапшырылган хәдистә болай диелгән: «Бу дөньяны хафиз калдырып киткәндә, Аллаһы Тәгалә җиргә әмер бирәчәк: «Аның тәне черемәсен!» Җир җавап бирер: «Йә Ходам, аның тәнен ничек черетим, аның йөрәгендә Синең сүзләрең бит!»

Әхмәт Гултекин һәм Нури Дунайның «Коръәнне яратып ятлау» китабыннан

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*