Габдерахман әс-Судейси

Шәех Габдерахман ибн Габдел-Азиз әс-Судейси – Мәккә шәһәренең Хәрам мәчете имамы. Дөнья күләмендә танылган Коръән укучыларның берсе. «Хафса» версиясе буенча Коръән рецитаторы булып тора. 1962 елда (Хиҗри календаре буенча 1382 елда) Согуд Гарәбстаны Корольлегендә Әл-Касыйм районындагы әл-Бакириядә туа.
Судейси Риядда яши, башта Ибн Харисның башлангыч мәктәбендә белем ала, Риядның бер институтында укый. Коръәнне 12 яшендә ятлап чыга. Судейси Коръәнне 1978 елда (Хиҗри буенча 1399 елда) Риядда ятлый, зур бәя ала. 1995 елда «Умм әл-Кура» университында шәригать фәннәре докторы була. Мәккә шәһәрендәге «Умм әл-Кура» университетының югары белем кафедрасы профессоры дәрәҗәсенә ирешә. Габдерахман әс-Судейси –үзенең матур тавышы, йөрәкләргә үтеп керә торган матур укуы белән дә танылган хафиз.
Күпләгән вәгазьләр белән чыгыш ясый. Беренче вәгазе Хиҗри буенча 1404 елда Хәрам мәчетендә үзен әлеге мәчеткә имам итеп билгеләгәннән соң укыла. Ахшам намазыннан соң дәресләр алып бара. Иман нигезләре, тәфсир, хәдисләр һәм әлеге темалар белән бәйле булган башка фәннәр буенча дәрес бирә. Бөтен дөнья буенча күпләгән конференцияләрдә, Коръән укыту үзәкләре һәм мәчетләр ачылышларында катнашып килә.

www.ustaz.ru материаллары буенча әзерләнде

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*