Әс-сәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Әс-сәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Максатлар кую һәм аларны даими яңартып тору уңышлы эшнең нигезе булып тора. Дөрес максатлар куеп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешелә. Яңа елга якынлашуыбыз – максатларны яңарту һәм нәтиҗәләр чыгару өчен янә бер форсат.
2017 ел Татарстан Республикасы Коръән-хафизлары өчен тарихи һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай булды, әйтик, Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең үз бинасы ачылды, аңа хөрмәтле татар мәгърифәтчесе Рәшидә Исхакый исеме бирелде.
Хафизларның квартал саен чыга торган «Коръән әһелләре» газетасы ел дәвамында мөселманнарны эшчәнлегебез, танылган хафизлар, Коръән турындагы кызыклы материаллар һәм илебез хафизларының эшчәнлеге белән таныштырды. Газета белән берлектә kuran-hafız.ru адресы буенча интернет-сайтыбыз эшли башлады. Татар, рус һәм гарәп телләрендә әзерләнгән сайт мөселманнарны Коръәнгә якынайту һәм татар яшьләре арасында хафизларны әзерләүгә юнәлдерелде.
Коръән-хафизлар әзерләү буенча балалар һәм өлкәннәргә «Коръән-хафизлар үзәге» автоном коммерцияле булмаган өстәмә белем бирү оешмасын булдыру узып бара торган елның шулай ук якты вакыйгаларының берсе булып тора.
Хафизларыбыз, Коръән буенча республикакүләм, федераль һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып, республика һәм илебез данын лаеклы рәвештә яклый алдылар. Үзебезгә дә төрледән-төрле конкурслар оештырырга, ярышларда казый буларак катнашырга, бәйге оештыручыларының приз фондына ярдәм күрсәтергә насыйп булды.
Үзәгебез вәкилләре республикада гына түгел, Россиянең дә иҗтимагый оешмалары һәм дин әһелләре белән актив эш алып барды. Әлеге очрашулар ярдәмендә күпләгән бурыч һәм көн кадагындагы мәсьәләләрне чишәргә ирештек. Хасавюрт шәһәре, Дагыстан Республикасы, Саратов өлкәсе, Иваново, Пермь өлкәләрендә узган рәсәйкүләм Коръән бәйгеләренә Дербент шәһәрендәге Коръән конкурсы да өстәлүе янә канатландырды.
Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге студентлары (23 дипломлы Коръән-хафиз һәм 11 шәкерт) Рамазан вакытында республика мәчетләрендә тәравих намазларын уздырды. Алар шулай ук балаларга Коръән гыйлемнәрен бирде, мәхәллә халкы белән эшләде, ифтар мәҗлесләрендә актив катнаштылар.
Кырым белән мөнәсәбәтләрне ныгыту – эшчәнлегебезнең әһәмиятле юнәлешләренең берсе. Узып бара торган елда Бөтендөнья Коръән ятлау оешмасы һәм Симферополь шәһәре белән Кырым мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлекне җайга салуга ирештек.
Республикабызда Коръән-хафизларны әзерләүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхесебез – «Мөслимә» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Әлмирә апа Әдиятуллинаны хаҗга җибәрә алуыбыз зур уңыш булып тора. Коръән юлында хезмәт итүче кардәшләребезне изге сәфәргә җибәрү традициясе киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез.
Ел саен республикабызда Коръән-хафизлар саны арта, безнең өчен бу зур шатлык, хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп сөенәбез. «Ярдәм» мәчете каршындагы Коръән түгәрәгенә йөрүче Гыймран Шибугаевны аерып билгеләп үтәсе килә. Ул – теләге булган һәркем дә хафиз була алуын исбатлады.
2017 ел ахырына якынлашты, Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне һәм изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен һәм яңа елда да яман эшләрдән ерак торып, хак мөселманнарча яшәргә насыйп әйләсә иде. Коръән нуры тормышыбызны яктыртып барсын!
Һәрбарчабызга да тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм чиксез бәрәкәте насыйп булсын!

Олы хөрмәт һәм изге догалар белән,
«Коръән әһелләре» газетасының баш мөхәррире Ибраһим Сабиров

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*