Хафизлар үзәге директоры Саратовтагы Бөтенроссия конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 17-нче сентябрендә Саратов шәһәрендә «Россия Федерациясендә тәҗвид фәне: тарих, реалияләр, мөмкинлекләр» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Форумны Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештырган. Конференциягә Мәскәү һәм Казан галимнәре, Башкортостан, Пенза һәм Саратов өлкәләреннән белгечләр чакырылган иде.
Казанның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдрәшит хәзрәт Фәизов чарада докладчы буларак катнашты. Аның чыгышы Казандагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге мисалында тәҗвид фәнен укыту методологиясенә кагылды.
Үзенең чыгышы ахырында Габдрәшит хәзрәт әлеге конференциянең актуальлеген һәм киләчәктә тәҗвид буенча гына түгел, гарәп телен һәм башка фәннәрне укыту буенча да фәнни форумнарны дәвам итәргә кирәклекне ассызыклады.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*