Татарстан – Коръән нурында (2017 елның сентябрь-декабре)

• Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыяте су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырылган, аннары шул китап белән Мәккәгә сәфәр итү өчен бирелгән Коръән Казанга әйләнеп кайтты. 20-нче сентябрьдә Кәламе шәриф «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылды. Хаҗ вакытында Коръән бар мөселман өчен дә кадерле булган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренең Мәсҗид әл-Хәрәм һәм Мәсҗид әл-Нәбәвидә булып кайткан.
• 19-нчы октябрьдә Буа районының «Госман» мәчетендә Коръәнгә хәтем кыла башланган. Хәтем кылуны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов оештыра һәм алып бара. Мөселманнарның изге китабын тулысы белән укып чыкканнан соң, илдә тынычлык һәм иминлек өчен, шулай ук республикабыз һәм районның чәчәк атуын, үсүен сорап дога кылачаклар.
• 22-нче октябрьдә Алабуганың «Шатлык» мәчетендә Коръән укучылар һәм азан әйтүчеләр бәйгесе узды. Әлеге чара унынчы ел рәттән оештырыла. Иң өлкән яшьтәге катнашучы 80 яшьтә, иң кечкенәсе – 3-тә. Коръән укучылар конкурсында катнашучыларны жюри әгъзалары тәҗвидне белүгә (Коръән хәрефләрен дөрес уку), мәкам (матур яңгыраш), катнашучының тышкы кыяфәтенә һәм үз-үзен тотышына карап бәяләгән.
• 29-нчы октябрьдә Чистайда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Чарада Чистай шәһәре һәм районыннан 80 бала катнашты: конкурсантларның иң кечкенәсенә – 3, ә иң өлкәненә 17 яшь. Жюри составында «Иман» мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллиме Тимур хәзрәт Матвеев та була.
• 5-нче ноябрьдә Әгерҗе шәһәренең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Коръән уку бәйгесе узды. Бәйге дүрт яшь төркеме арасында оештырыла (7 яшькә кадәр, 7-12 яшьлекләр, 12-16 яшьлекләр, 16 яшьтән өлкәнрәкләр). Конкурста өч дистәдән артык кеше катнашкан.
• Ноябрь аенда Чистай шәһәре яшьләр үзәгендә балалар арасында Коръән укучыларның төбәк конкурсы узды. Бәйгедә Чистай, Әлки, Нурлат, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән яшь катнашучылар көч сынашты. 90 бала Аллаһы Китабын укуда белемнәрен күрсәтте.
Аларны Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдрәшид хәзрәт Фәизов, Казандагы «Ризван» мәчетендәге Коръән укытучысы Азат хәзрәт Һадиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең әйдәп баручы белгече Равил хәзрәт Зөфәров бәяләгән.
Узган елдан бер җүзне ятлаган катнашучылар 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Яшьләр үзәге бинасы эчендә төрледән-төрле остаханәләр оештырылды, кечкенәләргә рәсем ясау әсбаплары бирелде, Коръәнне белү буенча викторина үтте. Шулай ук борынгы Коръәннәрдән һәм «Нур» мәчетенең тарихи фотоларыннан торган күргәзмә оештырылды.
• Ноябрь аенда Түбән Кама үзәк мәчетендә, күптәнге күркәм гадәт буенча, шәһәр һәм район мөслимәләре өчен «Коръән – яшәү рәвеше» дип аталган ачык дәрес уздырылды. Дәрестә дини һәм әхлакый тәрбия буенча кичке курсларда өченче ел гыйлем алучылар белән беррәттән, «Ихлас» рухи-әхлакый үзәгенә йөрүчеләрнең физик мөмкинлеге чикле булганнары һәм шулай ук үзләрен рухи яктан баетырга теләгән алтмышка якын хатын-кыз катнашты.
Дәрес барышында Коръән-хафиз Аяметдин Фәхреддиновка багышланган видеосюжет күрсәтелде. Шулай ук Коръәнне дөнья күләмендә иң оста укучыларның аудиоязмалары тыңланды.
• Ноябрь аенда «Хозур» нәшрият йортында Татарстан Республикасы мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде. «Намазда Коръән укуга бәйле хаталар» китабында автор намазда Коръән Кәримне укуга бәйле булган мәсьәләләргә тукталып, аларны җентекләп аңлатып бирә. Зур игътибар кыйраәттә булырга мөмкин хаталарга бирелә, аларның намазның дөреслегенә йогынтысы карала. Автор Коръән өйрәнүнең, аны уку һәм тыңлауның әһәмиятлелеген ассызыклый.
• Ноябрь азагында Коръәнне русчага тәрҗемә иткән Эльмир Кулиев Россия Ислам институты студентлары белән очрашты. Галим, институт студентлары һәм укытучылары белән очрашып, лекция белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында теолог ислам дине өлкәсендәге белемнәре белән генә чикләнмәскә, башка өлкәләрдә дә мәгълүматлы булырга тиешлеген билгеләп үтте.
• Тиздән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнәчәк. Әлеге фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтеләчәк. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак, Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк.

Яңалыклар тасмасын әзерләүдә мөхтәсибәтләр сайты яңалыклары файдаланылды

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*