И. Сабиров Дербент университетында булып кайтты

Коръән-хафизлар әзерләү үзәген булдыру карары һәм «Бабуль – Абваб» Ислам мәгърифәтчелек үзәге һәм Шәех Абдулла-Әфәнде исемендәге Ислам университеты җитәкчелеге мөрәҗәгате нигезендә 2017 елның октябрь аенда Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы тарафыннан Дербент шәһәренә юлланды. Шәех Абдулла-Әфәнде исемендәге Ислам университетына сәфәре барышында уку йорты җитәкчелеге һәм студентларына Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде.
Ибраһим Сабиров шулай ук 2017 елның 1-нче сентябрендә университет каршында булдырылган Коръән-хафизлар әзерләү бүлегендә белем алучы студентлар белән очрашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта биредә 20-дән артык студент белем ала.
Дербент шәһәренә сәфәре кысаларында Ибраһим Сабиров Дербент Ислам университеты ректоры Ариф Сәетов белән бергә Дагыстан Республикасының намус иреге, дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитетында булды һәм Дербент шәһәренең куркынычсызлык башлыгы урынбасары Җәләлетдин Алирзаев белән очрашты. Очрашу барышында «Бабуль – Абваб» Ислам мәгърифәтчелек үзәге һәм Шәех Абдулла-Әфәнде исемендәге Ислам университеты каршында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге булдыру һәм үстерү буенча фикер алыштылар.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*