Мәхмүт Хәлил әл-Хусари

Мәхмүт Хәлил әл-Хусари – дөньякүләм танылган хафизларның берсе. Аның Коръәнне уку стиле яңа гына Изге Китапны ятлауга алынучыларга зур ярдәм булып тора. Укуындагы гадилек, дикция һәм Коръәнне укудагы төгәллек шулай ук күпләргә зур ярдәм булып тора.
Мәхмүт Хәлил әл-Хусари 1335 елның Зөлхиҗә аеның беренче көннәрендә (1917 елның 17-нче сентябрендә) Шибра ән-Намлә авылында туа. Әлеге авылга Мәхмүтнең әтисе ул туганчы күченә. Мәхмүт Хәлил әл-Хусари чыгышы белән Мисырдан, Коръәнне ун төрле вариант буенча оста укучы.
Дүрт яшендә кечкенә Мәхмүтне әтисе Коръән өйрәнү түгәрәгенә бирә. Сигез яшендә Мәхмүт Коръәнне тулысынча ятлап чыга. Ул көн саен «әл-Әхмәди» мәчетенә Коръән өйрәнергә һәм кабатларга йөри, унсигез яшендә дини уку йортына керә, ә Коръәнне укуның ун төрен ул «әл-Әзһәр»дә өйрәнә. Әл-Коръән гыйлеме юнәлеше буенча диплом ала һәм шул ук юнәлеш буенча укыта да башлый. Мәхмүт Хәлил әл-Хусари үзенең аһәңле тавышы һәм төгәл итеп Коръән укуы белән таныла. Ул – «Хафс от Асыма» укуы буенча аудиойөрткечкә Коръәннең тулы текстын яздырган беренче кеше.
Мәхмүт Хәлил әл-Хусари 1938 елда гаилә кора. Балаларында да Коръәнгә мәхәббәт тәрбияли һәм төрле юллар аша аларны Коръән ятлауга чакыра. Аның барлык балалары да Коръәнне яттан беләләр.
Шәех Мәхмүтнең зур танылу алуында радио зур роль уйнаган. Ун елдан артык ул Коръән рецитациясе белән радиода чыгыш ясый.
Мәхмүт Хәлил әл-Хусари гомеренең соңгы көненә кадәр үзен туган авылындагы мәчеткә, дини институтка һәм Коръән ятлау мәдрәсәсенә багышлый. Милегенең өчтән бере Коръән ятлауга булыша торган биналарның ихтыяҗларын кайгыртуга тотылуына васыять язган. Хиҗри календаре буенча 1401 елның 16-нчы Мөхәррәм көнендә (1980 елның 24-нче сентябрендә) ястү намазыннан соң вафат була.
Мәхмүт Хәлил әл-Хусари үз гомеренең илле биш елын Аллаһы Китабына багышлаган.

www.ustaz.ru материаллары буенча әзерләнде

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*