Коръән ятларга теләүчеләргә Мишәри Рәшидтән 20 киңәш

1. Аллаһы ризалыгы өчен өйрәнергә.
Күп кенә имамнар, шул исәптән Бохари һәм Мөслим дә үзләренең танылган хәдисләр җыентыкларын нәкъ менә ният турындагы хәдистән башлаганнар.
2. Максатны билгеләргә.
Мәсәлән: «Мин кардәшләрем белән тәҗвид өйрәнәчәкмен һәм Коръәннең бер җүзен ятлаячакмын, боларның барысын да җиренә җиткереп үтәячәкмен, чөнки Аллаһы Тәгалә яхшы итеп башкарылган гамәлләрне ярата».
3. Дәресләрне калдырмас һәм ятлау вакытында артта калмас өчен, үз вакытыңны һәм мөмкинлекләреңне алдан планлаштырырга.
Ягъни автор нәрсәнедер теләү аз булуын ассызыклый, гамәл кылырга чакыра. Әгәр көндәлек җәдвәлегез була икән, шул җәдвәлдә Коръәнгә урын табылса, димәк, иншә Аллаһ, нәтиҗәсе дә булачак.
4. Үзең өчен иң кулай вакыт һәм урынны сайларга.
Мәсәлән: «Сишәмбе мин «Ихлас» сүрәсен ятларга тиешмен, әмма безгә туганнан туган сеңелкәшләребез киләчәк, шуңа да мин тыныч кына өйрәнә алмаячакмын. Мәчеткә барсам яхшырак булачак, анда миңа беркем дә комачауламаячак һәм ниятемне тыныч кына башкарачакмын».
5. Даими рәвештә сүрәләрне ятлар өчен билгеле бер Коръәнне сайларга.
Автор күрү һәм ишетү хәтеренә игътибар юнәлтә. Ягъни, аның фикеренчә, яхшы итеп ятлау өчен бер Коръән китабыннан гына кулланырга кирәк, аның шрифтына күзләрегез ияләшәчәк, башка шрифт белән бастырылган Коръәннең ниндидер үзенчәлекләренә игътибар бирмәячәксез.
6. Беренче авырлыклардан (мәсәлән, дөрес итеп укый алмау яисә хәтернең начар булуы) курыкмагыз. Кагыйдә буларак, моның белән бөтен кеше дә очраша. Бу – спорт белән шөгыльләнү кебек. Беренче көнне сөял чыгу – спорт белән шөгыльләнүдән баш тартырга кирәк дигән сүз түгел.
Чыннан да, бу – күп мөселманнарның проблемасы, шайтан коткысы буенча күбебез төп эшне калдыруга мең төрле сәбәп таба.
7. Коръәнне мөстәкыйль рәвештә өйрәнәсез икән, өйрәнгәннәрне дөрес итеп укый белә торган шәехтан тикшертергә кирәк.
Шәех тикшермәгән бер генә сүрә дә калмасын. Боларны шулай ук кассета яисә дисклар аша да тикшереп була. Иң мөһиме, яхшы итеп яңгырасын. Шулай ук матур итеп уку белән мавыкмагыз, игътибарыгызны күбрәк дөрес итеп укуга юнәлтегез.
8. Коръәнне өйрәнгән яисә ятлаган вакытта үзең яныңда гади, кечкенә тәфсир (билгеле бер җөмләләрнең тәрҗемәсе, билгеле бер гыйбарәләрнең аңлатмасы һ.б.) булсын, җитди тәфсир алган очракта ятлаудан бүленергә һәм төп максаттан ераклашырга мөмкинсез.
9. Кешеләргә комачауламасаң, кычкырып укырга тырышырга кирәк.
Аятьләрне өйрәнгәндә, башта бер аятьне, аннары киләсе аятьне өйрәнегез, соңыннан аларны бергә тоташтырып укыгыз һәм алга таба да шулай дәвам итегез. Коръән укыганда тәһарәтле булырга кирәк, бу зиһенне тупларга ярдәм итә.
10. Ятлаганнарыгызны туганнарыгыз һәм дусларыгыз каршында укып карагыз, шул рәвешле уку вакытындагы кимчелекләрегез табылыр, үз-үзегезгә карата ышану барлыкка килер, шулай ук үзегезнең һәм башкаларның вакытын Коръән укуга багышларсыз.
Дустыгыз яисә туганыгыздан сезне тыңлауларын сорарга оялмагыз.
11. Вакыт-вакыт ятланганнарны кабатларга. Бигрәк намазда кабатлау файдалы.
Ялгышмас өчен, төрле сүрәләрдәге бер-берсенә ошаган аятьләргә игътибар итегез.
12. Аллаһы Тәгалә белемнәрегезне гомерлек, хәтерегезне көчле итсен өчен, гөнаһлы эшләрдән ерак торыгыз.
Аллага шөкер, мин гыйлем алу юлына бастым, бүген мин изге юлда, ә иртәгәсе көнем гөнаһта узарга мөмкин һәм Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәремне кире алып җәза бирә ала. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, әлеге уникенче киңәшне истә тотарга кирәк, Аллаһы Тәгалә гөнаһлы кешеләргә ислам гыйлемнәрен бирмәс.
13. Коръән укыла торган түгәрәкләргә йөрергә.
Ягъни төп Коръән өйрәнү урыныннан тыш, өйрәнгән материалларны ныгыту һәм яңаларны белү урыннарына йөрегез. Мондый традиция гарәп илләрендә күзәтелә, иншә Аллаһ, киләчәктә безнең якларда да файдалы әйбер булыр.
14. Коръәннең аерым бер өлешен (бер җүз, ярты җүз, Коръәннең яртысы һ.б.) өйрәнгәннән соң, Коръән өйрәтергә рөхсәте булган (иҗаза тапшыручы) кешегә мөрәҗәгать итергә кирәк.
Бу – үзлегеңнән генә өйрәнмәс өчен кирәк, чөнки андый кешеләрнең тупас хаталары була.
15. Яшь вакыттан файдаланырга кирәк, чөнки хәтер көчле була. Коръәнне олы яшьтә өйрәнә башласагыз, тагы да тырышрак булу сорала.
16. Гыйлем эзләгән һәм Коръән өйрәнгән кеше туклануын да күзәтергә тиеш.
Биредә автор Коръән өйрәнүчене көч җитәрлек итеп кенә тукланырга һәм артыгын ашамаска чакыра, чөнки ул чакта аны йокы һәм нәфесе басачак. Соңыннан Мишәри Рәшид түбәндәге мәкальне китерә: «Симез булу зирәклекне бетерә».
17. Ятлауга караганда план кору белән артыграк мавыкмагыз. Һәм бер ятлау ысулыннан икенчесенә күчмәгез.
18. Беренче уңышларга ирешү белән үз-үзегездән канәгатьлелек хисе кичермәгез. Хәдистә болай диелә: «Кешене өч әйбер һәлак итә…шуларның берсе – кешенең үз-үзенә соклануы».
Мәсәлән: «Мин Коръән, тәҗвид өйрәнә башладым, инде соңгы 10 сүрәне өйрәндем, ә минем энем әле гарәп хәрефләрен дә белми. Бигрәк булган инде мин» – әлеге вакытта кеше сүлпәнәя башлый, бу исә төп максатны калдыруга китерә.
19. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ кылган догаларны кылыгыз, аларда ул көчсезлектән (сүлпәнлектән) һәм ялкаулыктан саклауны сорый.
Транскрипциядә ул түбәндәгечә яңгыраячак:: «Аллахумма, инни агуузу бика минәл гадҗи вәл кәсәл».
20. Аллаһы Тәгалә әлеге белемнәрне бүләк итсен өчен, дога кылыгыз.
Төрле догалар бар, әйтик, Коръәннән «Рабби, зидни гыйльмән» аятен куллана аласыз.
Болар Коръән ятларга теләүчеләр өчен Мишари Рәшидтән 20 киңәш иде. Әлеге киңәшләр файдага булсын һәм безнең Коръән укуларыбызны кадерле кардәшебезнең укуына аз гына булса да якын итсә иде.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*