- «Коръән уку – иң зур гыйбадәттер» (Нәбһани «Фәтһүл-Кәбир»).
- «Әгәр берәрсе Коръәннән сүрәне яттан укыса, бер мең савап алачак, әгәр инде сүрәне Коръәнгә карап укыса, саваплар саны ике мең итеп язылыр» (Табарани, Бәйһаки).
- «Коръән укучы изге фәрештәләр белән булыр. Коръәнне авырлык һәм тырышып укучыга исә ике тапкырга күбрәк савап язылыр» (Бохари).
- «Коръән укыгыз, Кыямәт көнендә ул үзен укучыларга шәфәгатьче булыр» (Мөслим).
- «Коръән укучылар һәм төннәр буе гыйбадәт кылучылар – өммәтемнең иң мәртәбәле кешеләредер» (Бәйһаки).
- «Өч кеше бар, алар бернәрсә турында да борчылмас:
– Аллаһы ризалыгы өчен Коръән укучы (кешеләр алдында мактаныр өчен түгел). Аллаһы ризалыгы өчен имам булган, һәм әлеге имамнан мәхәллә халкы разый булган.
– Аллаһы ризалыгы өчен намазга чакыручы кеше (мөәзин).
– Аллаһыга буйсынган һәм Аның кушканнарын үтәүче кол» (Табарани).
- «Коръәннән бер хәреф укучы бер изгелек алачак. Бер изгелек ун савапка тиң. Шул рәвешле, Әлиф – бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф» (Тирмизи).
Зыя Салихоглуның «Идеаль хафиз китабы»ннан
Leave a Reply