Татарстан егете Бөтенроссия Коръән бәйгесендә җиңү яулады

22-нче февральдә Болгар шәһәрендә IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе тәмамланды.

Конкурска Россиянең 17 төбәгеннән 30 катнашучы килгән иде. Коръән бәйрәмен 300-дән артык кеше тамаша кылды. Бәйгенең финалына җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, Ислам фәннәре укытучылары һәм галимнәр дә килде.

Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

 «Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү» номинациясе

1 урын – Фәрхудинов Айемиддин (11.01.2002) Тула

2 урын – Даудов Салман (01.07.2000) Дагыстан

3 урын – Хәлилов Саидакрам (06.09.1999) Башкортстан

 «Изге Коръән текстын дөрес итеп уку» номинациясе

1 урын – Сабиров Ильяс (24.05.1989) Татарстан

2 урын – Зарифи Баракатулло (13.03.1992) Мәскәү

3 урын – Магомедов Магомед (12.02.1993) Дагыстан

Конкурсның оештыру комитеты рәисе Ибраһим Сабиров барлык катнашучыларга да диломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конкурсның Президенты Камил Шамил улы Исхаков бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Беренче урын алган катнашучылар Россия данын Халыкара Коръән бәйгесендә яклаячаклар, чара 2019 елның апрель аенда булыр дип көтелә.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*