IX Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе тәмам. Нәтиҗәләр.

2019 елның 21-22 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендәге Болгар Ислам Академиясендә IX Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе үтте. Бәйгенең нәкъ менә Болгар җирендә – 922 елда болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам кабул ителгән урында узуы үзе үк символик мәгънәгә ия. Конкурсның оештыручылары: Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар Ислам  Академиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды.

Бәйгегә әзерлек эшләре 2018 елның сентябрь аеннан башланды. Оештыру комитеты булдырылды. «Коръән әһелләре» журналының махсус саны бәйгегә чыгарылды. Конкурс турында видеороликлар әзерләнде, алар социаль челтәрләргә куелды. Бәйге турында телевидениегә чыгып анонс-хәбәрләр бирелде.

Россиянең барлык Диния нәзарәтләренә дә конкурста катнашырга чакырып хатлар җибәрелде. Конкурста 17 төбәктән (Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Саратов, Чиләбе, Иваново, Мәскәү, Ставрополь, Пермь, Тула, Свердловск, Кырым, Санкт-Петербург, Төньяк Осетия, Карачаево-Черкессия) 30 конкурснат катнашты. Барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен Болгар Ислам Академиясендә яшәү урыны, туклану, шулай ук «Болгар цивилизациясе музее» буенча экскурсия оештырылды. Иң яшь катнашучыга 11 яшь булса, иң өлкәненә – 34. Катнашучылар ике номинация буенча ярыштылар: «Изге Коръән текстын дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү». Катнашучыларның барысы да диярлек югары әезрлекләрен күрсәтте. Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

Беренче номинация буенча:

1 урын – Сабиров Ильяс (Татарстан)

2 урын – Зарифи Баракатулло (Мәскәү)

3 урын – Магомедов Магомед (Дагыстан).

Икенче номинация буенча:

1 место – Фәрхетдинов Айемиддин (Тула)

2 место – Даудов Салман (Дагыстан)

3 место – Хәлилов Саидакрам (Башкортстан).

Иң яшь катнашучы Чахкиев Абдулла “Кызыксындыру бүләге”нә ия булды.

Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабиров Ильяс һәм Фәрхетдинов Айемиддин 2019 елның апрель аенда узачак Халыкара Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә, шулай ук башка чит илләрдә һәм дәүләтләрдә узачак ярышларда Россияне тәкъдим итә алачаклар.

Бәйгедә катнашучыларны өч жюри әгъзасы бәяләде. Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы вәкиле Хәссән Абделгани Ибраһим Һәдиа жюри рәисе итеп сайланды. Татарстан Мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Коръән-хафиз Булат Мөбәрәков һәм Пенза өлкәсе мөфтие, Коръән-хафиз Ислам Дашкин жюри рәисләре булдылар.

Конкурс ике көн үтте. 21-нче февраль көнне сайлап алу туры узды, ә 22-нче февральдә – финал өлеше. Коръән бәйгесенә 300-дән артык тамашачы килде. Казаннан Болгарга, Коръән бәйгесен тамаша кылыр өчен, махсус автобуслар эше оештырылды.

Конкурс «Ютуб» каналы аша трансляцияләнде – теләге булган һәркем дә бәйге атмосферасын Интернет аша тоя һәм Аллаһы сүзләрен тыңлый алдылар. Коръән бәйрәменең турыдан-туры трансляциясен һәм техник җиһазландырылышын оештыру өчен махсус инженерлар һәм техниклар төркеме чакырылды. Бәйрәм барышында Коръән уку һәм нәшидлар башкару, мөнәҗәтләр уку чиратлаштырылып алып барылды. Тамашачылар алдында «Госмания» мәктәбе укучылары,  Тереза Камалова җитәкчелегендәге «Фатыйма» мөселман йорты балалары, Ильяс Халиков чыгыш ясадылар.

Чарада җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, ислам фәннәре галимнәре һәм профессорлар, иганәчеләр һәм җәмәгать, хәйрия оешмалары һәм Россия төбәкләре Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты. Кунаклар арасында Болгар Ислам Академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Чечня Республикасы Мөфтие урынбасары Расуев Ахмед Сайд-Ахметович, Дагыстан Республикасы Мөфтие Будунов Магомедхабиб Магомедович, Спасс районы башлыгы Нугаев Камил Әсгат улы һ.б. бар иде. Камил Исхаков катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты, шулай ук Болгар җиренә җыелган кунакларга сәламләү сүзе белән дә мөрәҗәгать итте. Катнашучыларны Болгар Ислам Академиясенә төрле чараларда катнашучылар буларак кына түгел, укырга да килегез, дип чакырды.

Ике көнлек бәйрәм ахырында барлык кунаклар, ктанашучылар һәм конкурсантлар Аллаһы Тәгаләдән җитәкчеләребез, илебез һәм республикабыз халкы өчен иминлек сорап дога кылды. Илләребез тыныч һәм имин булсын дип сорадылар. Болгар Ислам Академиясе һәм аның җитәкчелеге өчен киләчәктә дә уңышлар, яңа үсешләр, максатларына ирешүләрен теләделәр.

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*