IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе турында 9 кызыклы факт:

  1. Бәйгенең тулы исеме «IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе» булса да, чара Болгар шәһәрендә үтте. Бу исә моңа кадәр башкалабыз Казанда үткән сигез Халыкара Коръән бәйгеләренең дәвамы булуын ассызыклар өчен кирәк иде…
  2. Татарстанны «Коръәнне матур уку» номинациясендә – Ильяс Сабиров, «Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә Азат Һадиев тәкъдим итте. Беренчесе Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укый, икенчесе укыта. Үз номинациясендә 1 урын алган Ильяс Сабиров – Азатның шәкерте. Яхшы остазның шәкерте үзен уздырырга тиеш дигәне хак икән…
  3. Коръән бәйгесендә Россиянең 17 төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Саратов, Чиләбе, Иваново, Мәскәү, Ставрополь, Пермь, Тула, Свердловск, Кырым, Санкт-Петербург, Төньяк Осетия, Карачаево-Черкессия) 30 конкурсант катнашты.
  4. Катнашучыларның бишесе татар егете иде: Татарстаннан – икәү, Башкорстаннан – берәү, Кырымнан – икәү…
  5. Коръән бәйгесе катнашучылары яшь категорияләре буенча бүленмәде. Иң яшенә 11 яшь булса, иң өлкәненә – 34.
  6. Төньяк Осетияне тәкъдим иткән иң яшь катнашучы Чахкиев Габдулла Коръәнне 1,5 ел эчендә ятлап бетергән, мәктәпкә кергәндә инде ул «хафиз» дигән дәрәҗәле исем йөрткән, димәк.
  7. Коръән бәйгесе БДБ илләрендә игълан ителгән Китап елына һәм Татарстан Мөфтияте игълан иткән Тәфсир елына багышланды.
  8. Бәйгенең төп финал өлеше «Ютуб» каналында, «вконтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляцияләнде. Коръән бәйгесен Интернет аша 1,2 мең кеше тамаша кылса, залда 300-дән артык кеше Аллаһы сүзләрен тыңлый алды. Бәйгене шулай ук Җиддә шәһереннән килгән «Коръән әһле» бөтендөнья каналы да төшереп китте, димәк, тамашачыларның географиясе Россия белән генә чикләнмәячәк.
  9. Коръән бәйгесендә катнашкан төбәкләрнең «иң яше» Кырым иде, биредә Коръән-хафизлар үзәге әле ел ярым гына эшли. Нәтиҗәләре түгел, бәйгегә татар егетләрен алып килүләре үзе зур сөенеч булды!

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*