Ильяс Сабиров: “Коръәннән аз гына ераклашсаң да, йөрәк катылана, ихласлык кими”

Шушы көннәрдә Татарстанда IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узды. Бәйге Россиянең 17 төбәгеннән 30 Коръән укучыны һәм хафизны Болгар җиренә җыйды. Ике көн дәвам иткән Коръән бәйгесе җиңүчеләре арасында үзебезнең татар егетләре булуы тагы да шатландырды. Буа егете, Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкерте 30 яшьлек Ильяс Сабиров “Изге Коръәнне дөрес итеп уку” номинациясендә беренче урын алды һәм Россия данын Халыкара бәйгедә яклау хокукына ия булды. Бәйгедән соң Ильясның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

  • Ильяс, әссәләмү галәйкүм! Россия бәйгесендә Татарстанны “Коръәнне дөрес итеп уку” номинациясендә тәкъдим итәчәгеңне белгәч, ничек кабул иттең? Куркып калмадыңмы?
  • Вәгаләйкүм әссәләм! Куркып калмадым, әмма бәйге булгач, гади генә укып булмый бит, күпмедер әзерлек булырга тиеш. Булдыра алганча, кабатларга, искә төшерергә тырыштым. Вакыт кысан иде, шуңа аз гына борчылдым.
  • Моңа кадәр нинди бәйгеләрдә катнашканың һәм җиңүләр яулаганың бар иде?
  • Индонезиядә – 10 җүзне яттан белү, Мароккода узган Коръән бәйгесендә шулай ук “Коръәнне дөрес итеп уку” номинациясендә катнашканым булды. Әмма аларда урыннар булмады. Республикада уздырылган Коръән бәйгесендә 2012 елда беренче урынны алган идем.
  • Димәк, әле бу синең зур җиңүләреңнең башы гына… Хәзер апрель аенда узачак Халыкара Коръән бәйгесенә дә әзерләнәсе була бит…
  • Халыкара Коръән бәйгесенә чыннан да җитди якын килергә кирәк, ике ай вакыт калып бара, кулдан килгәнчә әзерләнәсе булыр.
  • Синеңчә, кайсы төбәкләрдән егетләр көчле иде? Кемнәрнең чыгышлары аеруча тәэсирләндерде?
  • Дагыстан, Мәскәү, Башкортостан, Тула төбәкләреннән килгән вәкилләр чыннан да көчле иде, аларның барчасына да урыннар булды. Конкурсантларның аерым берләрендә тәҗвид, хәреф чыгарылышлары, мәкамнәре аерылып тора иде. Ныклы әзерлекле Коръән укучылар булганлыгы шунда ук сизелде.
  • Казандагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укыйсың, хафиз дәрәҗәсенә ирешергә күпме калды?
  • Аллаһы Боерса, быел Коръәнне ятлап бетерергә ниятлим. 5-6 җүз калып бара.
  • Коръән синең тормышыңда нинди роль уйный? Нинди юллар аша Коръәнгә килдең? Остазларың кем?
  • Коръән – Аллаһы Тәгалә белән элемтә ул. Коръәннән аз гына ераклашсаң да, йөрәк катылана, ихласлык кими. Шуңа да аны үземнең төп юлдашчым итәргә тырышам. Иң беренче остазым Буа районы имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, барысы да аның җиңел кулларыннан башланды…
  • Нинди хыял-максатлар белән яшисең? Үзеңне киләчәктә кем буларак күрәсең?
  • Мин үземнең юлымны бары тик Коръән белән генә күрәм. Бүгенге көндә, уку белән беррәттән, Вознесение, Залесный, Салмачи бистәләрендә кыз һәм ир балаларга Коръән сабакларын укытам. Эшем күңелемә хуш килә, башка юнәлештә үземне күз алдына да китермим.
  • Әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Халыкара бәйгедә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм үзеңә дә яхшы шәкертләр әзерләргә насыйп булсын!

Әңгәмәдәш – Алинә Бикмуллина

Be the first to comment

Leave a Reply

Your email address will not be published.


*


*